Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментына Мөслим районының Миләшкәй балалар бакчасында имгәнү уңаеннан тикшерү оештыру үтенече белән мөрәҗәгать килде.
Ачыкланганча, бала белән булган бәхетсезлек очрагы буенча барлык кирәкле чаралар күрелгән.
Бәхетсезлек очракларын тикшерү комиссиясе тарафыннан педагоглардан язма аңлатмалар алынган; бәхетсезлек очраклары шаһитларыннан, педагоглардан сорашу беркетмәләре төзелгән; бәхетсезлек очраклары нәтиҗәсендә сәламәтлеккә зыян килүнең характеры һәм аларның авырлык дәрәҗәсе турында медицина бәяләмәсе соратылган; бәхетсезлек очракларын тикшерү беркетмәләре төзелгән; белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыру шартларын характерлаучы документлар өйрәнелгән; укучылар белән куркынычсызлык техникасы буенча инструктажны теркәү журналыннан өземтәләр ясалган; белем бирү эшчәнлеген үткәрүнең куркынычсыз шартларын тәэмин итә торган чаралар билгеләүче инструкцияләр, нигезләмәләр, боерыклар һәм башка актлар белән өйрәнелгән; укучылар белән булган бәхетсезлек очракларын тикшерү турында актлар төзелгән.
Нәтиҗәләр буенча, мөдир, тәрбияче, кече тәрбияче үз вазифаи бурычларын тиешенчә үтәмәгән өчен дисциплинар җаваплылыкка тартылды.