Татарстан Республикасында 2022 елның 20, 21 июнендәге информатика һәм ИКТ буенча БДИ нәтиҗәләре расланды.
Информатика һәм ИКТ буенча БДИда агымдагы елның 2615 чыгарылыш сыйныф укучысы катнашты. Уртача балл - 67,87. 177 кеше ВУЗга керү өчен җитәрлек баллар ала алмады. 16 чыгарылыш сыйныф укучысы информатика һәм ИКТ буенча 100 балл җыйды.
Әлеге имтихан белән БДИның төп чоры тәмамланды.
Төп чор нәтиҗәләре буенча Татарстан мәктәпләрен тәмамлаучыларда барлыгы 218 йөз баллы нәтиҗә бар.
190 чыгарылыш сыйныф укучысы бер фән буенча 100 балл алды.
Ике фән буенча 200 баллны 14 кеше җыйды.
Түбән Кама шәһәренең 35 нче лицеен тәмамлаган һәм рус теле буенча 100 баллык нәтиҗә алган Игорь Зиманов үз уңышы турында сөйләде.
"БДИга әзерләнүнең төп мотивы булып апамның 2015 елда рус телен 100 баллга тапшыруы булды. Һәм мин гаилә традициясен дәвам итәргә булдым.
35 нче лицейның рус теле һәм әдәбияты укытучысы п.ф.к. Садыкова Гөлнара Шәрифҗан кызы белән дәресләр һәм онлайн-курслар ярдәмендә әзерләнү максатыма ирешүдә бик булышты. Бик тырышып әзерләнергә һәм моның өчен күп вакытымны, көчемне сарыф итәргә туры килде, әмма мин бу күрсәткеч һәркем өчен индивидуаль дип саныйм. Имтихан алдыннан белемнәремне яңарттым һәм инша өчен кирәкле барлык аргументларны искә төшердем. Төн уртасына чаклы утырмадым, йокым туйды, ял итеп имтиханга киттем.
Киләсе барлык чыгарылыш укучыларына да әйтәсем килә: җиңү сезнең кулда!»