Гражданнарның мөрәҗәгатьләре коррупция күренешләренә каршы нәтиҗәле чара булып тора. Чөнки мөрәҗәгатьләр – халыкның хакимият органнары белән мәгълүмати хезмәттәшлегенең бер ысулы, шул исәптән коррупцион гамәлләр белән аларның хокукларын бозу буенча да.
2022 елның I яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментына 2022 елның I яртыеллыгында 776 мөрәҗәгать килгән, шуларның 66 Татарстан Республикасы мәгариф өлкәсендә коррупция мәсьәләләре буенча.
Мөрәҗәгатьләрне карау барышында мәҗбүри таләпләрне бозуга юл куймау турында 16 кисәтү җибәрелде.