ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментына Казан шәһәренең Киров районындагы 189 нчы номерлы "Заман" күппрофильле гимназиясе" МБМУ конфликтлы вәзгыять мәсьәләсе буенча мөрәҗәгать килде.
Департамент хезмәткәрләре эш программаларын һәм КИМнарны өйрәнделәр. Әлеге документларда хокук бозулар табылган – укыту предметы буенча бәяләү критерийлары булмаган.
Белем кытлыкларын бетерү өчен Гимназия академик бурычны бетерү план-графигын һәм педагогларның укучылар белән индивидуаль эш картасын эшләде.
Ачыкланган хокук бозулар нигезендә Гимназиягә мәҗбүри таләпләрне бозуның ярамаганлыгы турында кисәтү җибәрелде.
Казан шәһәре Мәгариф идарәсенә Гимназия эшчәнлеген тикшерүгә һәм хокук бозуларга юл куйган вазыйфаи затларга карата чаралар күрү өчен хат юллады.