Балалар тормышы һәм сәламәтлеге өчен мәктәпнең җаваплы

2022 елның 22 июне, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментына «Татарстан Республикасы Буа муниципаль районының Иске Суыксу урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет мәгариф учреждениесендә конфликтлы вәзгыять турында мөрәҗәгать килде.

Укучылар арасындагы конфликт мәктәпнең чишенү бүлмәсендә булган, нәтиҗәдә укучыларның берсе тән җәрәхәтләре алган һәм дәресләргә йөри алмаган.

Мөрәҗәгатьне карау барышында Департамент хезмәткәрләре "Буа муниципаль районы мәгариф идарәсе" МКУ башлыгы урынбасары, мәктәп директоры, сыйныф җитәкчесе белән очрашты.

Яшүсмерләрнең административ җаваплылыкка тартылу яше тулмау сәбәпле полиция хезмәткәрләре тарафыннан РФ КоАП 6.1.1. маддәсе нигезендә административ хокук бозу турындагы эш кузгатылмаган.

Буа муниципаль районы балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе утырышында әлеге конфликтлы очракны мәктәптә ике якны да килештерү буенча карар кабул ителде. Әлеге карар үтәлмәгәнгә күрә, мәктәп адресына белем бирү процессын оештырганда мәҗбүри таләпләрне бозуны булдырмау турында кисәтү җибәрелде.

Мәктәп директорына кисәтү рәвешендә дисциплинар җәза бирелде

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International