"Яңа федераль дәүләт белем бирү стандартлары" буенча республика ата-аналар интернет-җыелышы."
Әлеге проект - Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының белән Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы Иҗтимагый советның уртак инициативасы.
Җыелышның модераторы министр урынбасары - мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Рәмис Гаптраис улы Мөҗипов булды. Интернет-җыелыш экспертлары киләсе уку елына мәктәп мәгарифендә төп үзгәрешләр турында фикер алыштылар.
Җыелышта Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре, фән һәм мәгариф буенча экспертлар, шулай ук ата-аналар комитеты вәкилләре, укытучылар катнашты.