Мәгариф һәм фән министры урынбасары - мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Мөҗипов Рәмис Гаптраис улы Мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсенең секция утырышында катнашты.
Рәмис Гаптраис улы үз чыгышында һөнәри белем бирү оешмаларының белем бирү эшчәнлеге сыйфатын күтәрү өчен контроль-күзәтчелек һәм рөхсәт бирү процедураларының роле турында аңлатты. Коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләрендә кануннар нормаларын үтәүне мониторинглау нәтиҗәләре, урта һөнәри белем бирү учреждениеләренең мәнфәгатьләр конфликты, матди-техник тәэмин ителешен контрольдә тоту, ялган дипломнар турында сөйләде. Мәгариф турындагы кануннардагы үзгәрешләрне аңлатты.