ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментына "Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының Алат төп гомуми белем мәктәбе “ гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесендә укучы өчен еллык билге кую мәсьәләсе буенча мөрәҗәгать килде.
Мөрәҗәгатьне карау барышында Департамент белгечләре мәктәпнең рәсми сайтында урнаштырылган документларны һәм электрон журналны өйрәнделәр. Мөрәҗәгатьтә бәян ителгән фактлар расланды.
Моннан тыш, Мәктәп сайтындагы документларны өйрәнгәндә закон таләпләрен бозу ачыкланды.
МБОУ адресына департамент тарафыннан мәҗбүри таләпләрне бозуның ярамаганлыгы турында кисәтү игълан ителде.
Мәгълүмат мәктәпне гамәлгә куючысы игътибарына контрольгә кую һәм тиешле чаралар кабул итү өчен җиткерелде.
Хәзерге вакытта еллык билге укучы файдасына төзәтелде.