Объектив бәя - укыту процессының мөһим факторы. 

2022 елның 10 июне, җомга

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментына укытучы һәм укучы арасында Казан шәһәре Идел буе районының 19 нчы гимназиясендә бәяләрнең объективсызлы буенча мөрәҗәгать килде. 

 

Мөрәҗәгатьне карау барышында Департамент белгечләре мәктәпнең рәсми сайтында һәм электрон журналда урнаштырылган документларны өйрәнделәр. 

 

Моннан тыш, Департаментта укытучы-предметник, укыту буенча директор урынбасары белән очрашу булды, мәктәптә объектив бәя бирүне тәэмин итү эшен оештыру мәсьәләсе буенча аңлатмалар алынды. 

 

Мөрәҗәгатьтә бәян ителгән фактлар расланды. 

 

Укытучы дисциплинар җаваплылыкка тартылды. 

 

Мәктәпкә администрациясе локаль норматив актлар таләпләрен үтәү һәм мәгариф мөнәсәбәтләрендә катнашучылар арасында барлыкка килә торган хәлләрне җайга салу зарурлыгы күрсәтелде. 

 

Мәктәп адресына департамент тарафыннан мәҗбүри таләпләрне бозуның ярамаганлыгы турында кисәтү игълан ителде. Әлеге мәгълүмат белем бирү учреждениясен гамәлгә куючы игътибарына тиешле чаралар кабул итү өчен җиткерелде.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International