Рус теленнән БДИ да 9 сыйныфны тәмамлаган 36 468 укучы катнашты (29938 кеше 7 июнь көнне тапшырды, 8 июнь - 6530 кеше), шул исәптән сәламәтлеге чикләнгән 313 бала. Алар өчен аерым аудиториядә махсус утырыш кулланыла, имтиханның озынлыгы 1,5 сәгатькә арта.
Рус теле буенча имтихан 7 июньдә - 159 ППЭ, 8 июньдә - 51 ППЭ узды, шулардан - 7 июньдә 17 ППЭ да медицина күрсәткечләре буенча өйдә оештырылды, 8 июньдә - 5 ППЭ.
Рус теленнән имтиханны ГВЭ формасында 773 укучы тапшырды, шулардан 676 кеше сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән, инвалид балалар. ГВЭ 171 ППЭ да уздырыла, шуларның 125 - медицина күрсәткечләре буенча өйдә оештырылды.
Имтиханнар 10.00 сәгатьтә башлана. Рус теленнән бердщм дәүләт имтиханы - 3 сәгать 55 минут (235 минут) тәшкил итә.
Татарстан Республикасы территориясе буенча ППЭга имтихан материалларын китерүне махсус оешма – Татарстан Республикасы инкассация идарәсе (Росинкас) гамәлгә ашыра.
ППЭ аудиторияләрендә офлайн-видеокүзәтү оештырылган.
БДИ һәм ГВЭ үткәрүне 175 иҗтимагый күзәтүче күзәтте.
Иҗтимагый күзәтүчеләрдән һәм региональ ситуация үзәгенең онлайн күзәтүне гамәлгә ашыручы эшеннән тыш, Татарстан Республикасында ГИА уздыру тәртибенең үтәлешен Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты хезмәткәрләре карый. 2022 елның 7 июнендә Чүпрәле муниципаль районында Департамент җитәкчесе урынбасары С.Н.Захарова һәм әйдәп баручы киңәшче Л.Т.Әхмәтова булдылар.