Бүген чыгарылыш сыйныф укучылары физика һәм тарих буенча БДИ тапшыралар.

2022 елның 6 июне, дүшәмбе

6 июньдә физика һәм тарих буенча бердәм дәүләт имтиханы уздырыла.

Татарстан Республикасында барлыгы 59 имтихан үткәрү пункты оештырылган, шул исәптән 1 - өйдә. ППЭ эшендә 2 633 педагогик хезмәткәр катнашты. ППЭда барлык 494 аудиториядә дә онлайн-видеокүзәтү оештырылган.

Бүген БДИны барлыгы 4619 катнашучы яза: физика буенча 2822 катнашучы, тарих - 1797.

Имтихан 10:00 сәгатьтә башлана. Физика буенча БДИ озынлыгы - 3 сәгать 55 минут, тарих буенча - 3 сәгать. Сәламәтлеге чикләнгән укучылар өчен БДИ вакыты 1,5 сәгатькә арта.

Физика һәм тарих буенча имтиханнар нәтиҗәләре 22 июньнән дә соңга калмыйча игълан ителергә тиеш.

Физика буенча БДИның минималь балл 36ны тәшкил итә, тарихта - 32 балл.

Имтиханнарга сәламәтлеге буенча имтиханны вакытыннан алда тәмамлаган катнашучылар, шулай ук документаль расланган нигезле сәбәп буенча имтихан катнаша алмаган уккчылар кабат кертелергә мөмкин. 

Предмет буенча БДИ нәтиҗәсен яхшыртырга теләүчеләр моны бер елдан соң гына эшли алачак.

Имтиханны үткәрү тәртибен бозган өчен имтиханнан чыгарылган БДИ катнашучылары (телефоннар һәм башка җайланмалар, шпаргалкалар куллану һәм башкалар), аларның нәтиҗәләре гамәлдән чыгарыла һәм алар бу предмет буенча БДИны киләсе елда гына тапшыра алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International