БДИ җитди технологик тоткарлыкларсыз һәм хокук бозуларсыз узды.
2 июньдә БДИда 8000 дән артык укучы теркәлгән иде. Имтихан Роспотребнадзор тәкъдим иткән барлык эпидемиологи чараларны үтәү белән үткәрелде. Имтихан барышын мониторинглауны федераль иҗтимагый күзәтүчеләр һәм Татарстан Республикисы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты хезмәткәрләре уздырды.
Имтихан нәтиҗәләре 20 июньнән дә соңга калмыйча билгеле булачак.