Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты тарафыннан Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 2021 елның 22 декабрендәге под-3091/21-Д номерлы боерыгы нигезендә 2022 елның 31 маенда «Гомуми белем бирү оешмасын яңа уку елына әзерләгәндә типик кыенлыкларны һәм хокук бозуларны профилактикалау» темасы буенча Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмалары җитәкчеләре өчен мәгълүмати вебинар үткәрелде.
Очрашу кысаларында 10 нчы сыйныфка кабул итүне оештыруның норматив хокукый нигезләре, ФГОС - 2021 таләпләре нигезендә белем бирү программаларын эшләү; белем бирү оешмасында локаль норматив актлар эшләү, рәсмиләштерү һәм кабул итү; төп гомуми һәм урта гомуми белем турында аттестатларны һәм аларның дубликатларын тутыру, исәпкә алу һәм бирү мәсьәләләре каралды.
Вебинар материаллары видеохостинг https://www.youtube.com/channel/UCxfQ_Bdr-16icIrL2EE8BtA мәйданчыгында урнаштырылган.