Департамент Менделеевск районының бер мәктәбендә акча җыюны туктатты

2022 елның 27 мае, җомга

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментына Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районы мәктәпләренең берсендә сыйныфны ремонтлауга һәм бүләкләргә акча җыю мәсьәләсе буенча мөрәҗәгать килде.
Мөрәҗәгатьне карау барышында мәктәп директоры белән ата-аналардан мәҗбүри рәвештә акча җыюга юл куймау буенча профилактик әңгәмә үткәрелде.
Мәктәп директоры тарафыннан ата-аналарны (законлы вәкилләрне) акча җыюга мәҗбүр итмәү турында педагоглар коллективы һәм ата-аналар комитеты белән җыелышлар үткәрү планлаштырылган.
Ата - аналардан акча җыюны оештырган башлангыч сыйныф укытучысы дисциплинар җаваплылыкка тартылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International