Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментына Казан шәһәренең бер мәктәбендә конфликтлы хәл турында мөрәҗәгать килде.
Мөрәҗәгатьне үз вакытында һәм объектив өйрәнү максатыннан Департамент хезмәткәрләре мәктәп документларын өйрәнделәр, шулай ук мәктәп директоры һәм директор урынбасарлары белән әңгәмә кордылар.
Мөрәҗәгатьне карау барышында мөрәҗәгатьтә күрсәтелгән фактлар өлешчә расланды:
- өлгереш журналына билгеләр дөрес куелмаган. Әлеге факт буенча укытучыга дисциплинар җәза бирелде;
- башлангыч мәктәптә әдәби уку буенча уку әсбаплары (хрестоматияләр) сатып алуга ата-аналардан законсыз рәвештә акча җыю. 2 нче сыйныф җитәкчесенә һәм директорның уку эшләре буенча урынбасарына дисциплинар җәза бирелде.
Профилактикалау максатыннан мәктәп директоры катнашында педагогик хезмәткәрләр белән киңәшмә үткәрелде, анда педагогик коллективка ата-аналардан акча җыю, чиреккә билге кую срокларын бозу, укучыларның дәрес вакытында коридорда булулары, педагогик хезмәткәрләр тарафыннан хокукый, әхлакый һәм этик нормаларны үтәү турында кабат кисәтелде.