Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментының Аккредитация коллегиясе утырышы

2022 елның 23 мае, дүшәмбе

2022 елның 20 менда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментының Аккредитация коллегиясе утырышы булды.
    Мәгариф оешмаларының белем бирү эшчәнлегенә аккредитация экспертизасы нәтиҗәләре буенча эксперт төркемнәренең бәяләмәләре каралды.
Аккредитация органы карары буенча аккредитацияләнделәр:
1.    Башлангыч гомуми, төп гомуми һәм урта гомуми белем бирү программалары буенча Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районының «№ 2 лицей» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе;
2.    Башлангыч гомуми, төп гомуми белем бирү программалары буенча Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районы Усад авылы «Сәламәт буын” Күп профильле лицей» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе;
3.    Дәүләт автоном hөнәри белем учреждениесе «В.П.Лушников исемендәге Казан нефть һәм химия көллияте» 09.00.00 Информатика һәм исәпләү техникасы буенча һөнәр, белгечлек һәм әзерлек юнәлешләренең берләштерелгән төркеменә караган 09.02.07 Мәгълүмат системалары һәм программалаштыру 09.02.05 Гамәли информатика (тармаклар буенча), 09.02.04 мәгълүмати системалар (тармаклар буенча) белем бирү программалары буенча; 
4.    Дәүләт бюджет һөнәри белем бирү учреждениесе «Әлмәт һөнәри көллияте» 22.00.00 Материаллар технологиясе буенча һөнәр, белгечлек һәм әзерлек юнәлешләренең берләштерелгән төркеменә караган 22.02.06. эретеп ябыштыру белем бирү программасы буенча; 
5.    «Спас тармак технологияләре техникумы» дәүләт бюджет һөнәри белем бирү учреждениесе 35.00.00 авыл, урман һәм балык хуҗалыгының һөнәр, белгечлек һәм әзерлек юнәлешләренең берләштерелгән төркеменә караган 35.01.13 авыл хуҗалыгында тракторчы-машинист белем бирү программасы буенча;
6.    «Балык Бистәсе агротехника техникумы» дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе 23.00.00 Техника һәм җир өсте транспорты буенча һөнәр, белгечлек һәм әзерлек юнәлешләренең берләштерелгән төркеменә караган 23.02.03 автомобиль транспортына техник хезмәт күрсәтү һәм ремонт ясау белем бирү программасы буенча.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International