Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил С. Х. Сабурская җитәкчелегендә министр урынбасары - мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Р. Г. Мөҗипов, Казан шәһәре Идел буе районы прокуратурасы, ТР Мәгариф һәм фән Министрлыгы, "Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының мәгариф идарәсе" МКУ вәкилләре, мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе мөдире катнашында балалар бакчасында тәрбияләнүче баланың ата-аналарыннан килгән мөрәҗәгать буенча киңәшмә узды. Киңәшмәдә конфликтлы ситуацияне җайга салу сораулары каралды.