Дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлек кысаларында, Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы, Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт боерыклары белән расланган төп гомуми һәм урта гомуми белем бирү программалары буенча дәүләт йомгаклау аттестациясен үткәрү тәртибе нигезендә, 2022 елгы Дәүләт йомгаклау аттестациясен үткәрү вакытында хокук бозуларны булдырмау максатларында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләренең Мәгариф идарәләре белән берлектә 2022 елның 17-18 маенда бердәм дәүләт һәм төп дәүләт имтиханнарында контроль функцияле ГЭК әгъзалары өчен зона семинар-киңәшмәләре үткәрә.