«Россия Федерациясендә дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контроль турында» 2020 елның 31 июлендәге 248-ФЗ номерлы Федераль законның 52 маддәсе, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Дәүләт контролен (күзәтчелеген), муниципаль контрольне оештыру һәм гамәлгә ашыру үзенчәлекләре турында» 2022 елның 10 мартындагы 336 номерлы карарының 10 пункты (Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 24.03.2022 ел, № 448 карары редакциясендә), «2022 елда дәүләт контролен (күзәтчелеген), муниципаль контрольне оештыру һәм гамәлгә ашыру үзенчәлекләрен аңлату турында» Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгының 2022 елның 24 мартындагы Д24и-8436 номерлы хатының 4 пункты нигезендә мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль Департаментының контроль-күзәтчелек эшчәнлеге идарәсе белгечләре тарафыннан Мәгариф турында законнарда билгеләнгән мәҗбүри таләпләрне, шул исәптән белем бирү эшчәнлегенә лицензия таләпләрен һәм таләпләрне бозуларны профилактикалау буенча түбәндәге дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениеләренә карата профилактик визитлар үткәрелде:
- «Лениногорск политехника көллияте»,
- «Лениногорск нефть техникумы»,
- «Лениногорск музыка-сәнгать педагогика көллияте".
Шулай ук профилактик визит «Нефтеавтоматика» өстәмә һөнәри белем бирү шәхси мәгариф учреждениесенә карата да үткәрелде.
Профилактик визитлар уздырганда учреждениегә эшчәнлеккә куела торган мәҗбүри таләпләр, шулай ук контроль (күзәтчелек) чараларының төрләре, эчтәлеге һәм интенсивлыгы турында мәгълүмат бирелде.
Профилактик визит барышында алынган аңлатмалар тәкъдим итү характерына ия, шул ук вакытта актлар төзелми һәм мәҗбүри таләпләрне бозуларны бетерү турында күрсәтмәләр бирелми.