Акцентның хокук бозуларны профилактикалауга күчүе

2022 елның 6 мае, җомга

 Зыян (зарар) китерү куркынычын киметүгә юнәлдерелгән профилактик чаралар үткәрү хәзерге вакытта контроль (күзәтчелек) чараларын үткәрүгә карата өстенлекле булып тора. 2022 елның 5 маенда мәгариф оешмаларының лицензия контроле бүлеге һәм мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментының контроль-күзәтчелек эшчәнлеге өлкәсендә дәүләт күзәтчелеге бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан “Казан авиация технологияләре фәнни-тикшеренү институты” акционерлык җәмгыятенең, Автомәктәп шәхси һөнәри белем бирү учреждениесенең контрольдәге затларына карата профилактик визитлар үткәрелде. Мәҗбүри профилактик визитлар контрольдәге затлар эшчәнлеген гамәлгә ашыру урыны буенча әңгәмә формасында үткәрелде. Профилактик визитлар уздыруның максаты - мәҗбүри үтәлү чаралары турында мәгълүмат җиткерү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International