Департамент тарафыннан муниципаль районнар (шәһәр) округлары башкарма комитетлары мәгариф идарәләренең (бүлекләренең) җитәкчеләре урынбасарлары һәм методистлары өчен мәгълүмати вебинар үткәрелде.
29 апрельдә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты тарафыннан «Арадаш аттестация һәм дәүләт йомгаклау аттестациясе үткәргәндә мәгариф өлкәсендәге закон таләпләрен бозуларны профилактикалау» темасы буенча муниципаль районнар (шәһәр) округлары башкарма комитетлары мәгариф идарәләренең (бүлекләренең) җитәкчеләре урынбасарлары һәм методистлары өчен мәгълүмати вебинар үткәрелде.
Вебинарда министр урынбасары-мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Р.Г.Мөҗипов, департамент җитәкчесе урынбасары С.Н.Захарова, мәгариф өлкәсендә дәүләт күзәтчелеге бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Е.А.Златкина катнашты.
2021-2022 уку елы нәтиҗәләре буенча арадаш аттестацияне оештыру һәм уздыру тәртибенең үзенчәлекләре, сроклары һәм формалары турында сораулар каралды.
Арадаш аттестация уздырганда мәгариф оешмалары тарафыннан җибәрелгән типик хаталарга һәм аларны бетерү юллары күрсәтелде.