Департамент 2022 елда 9-11 сыйныфларны тәмамлаучыларның дәүләт йомгаклау аттестациясен үткәрүгә әзерлек буенча муниципаль координаторлар өчен үткәрелгән семинарда катнашты.

2022 елның 28 апреле, пәнҗешәмбе

2022 елның 28 апрелендә «Белем сыйфатын мониторинглау республика үзәгендә» 2022 елда 9-11 сыйныфларны тәмамлаучыларның дәүләт йомгаклау аттестациясен үткәрүгә әзерлек буенча муниципаль координаторлар өчен семинар узды. Семинар эшендә муниципаль координаторлар өчен Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары М.З.Закирова, мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе урынбасары С.Н.Захарова, мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментының аналитик, мәгълүмати һәм оештыру тәэмин итү бүлеге башлыгы Л.И.Саубанова, гомуми белем бирү идарәсе башлыгы Т.Г.Алексеева, ГАҖ «Ростелеком» корпоратив клиентлар белән эшләү буенча өлкән менеджеры А.В. Сидоров һәм Министрлык белгечләре катнашты. 

Тыңлаучыларга дәүләт йомгаклау аттестациясен уздыру чорында бәяләүнең объективлыгы һәм типик хокук бозулар критерийлары буенча, шулай ук штаттан тыш хәлдә сыйфатлы онлайн видеокүзәтү белән тәэмин итү буенча аңлатмалар бирелде. Департамент тарафыннан чыгарылыш сыйныф укучыларына дәүләт йомгаклау аттестациясен оештырганда Санитар-гигиена нормаларын һәм кагыйдәләрен мәҗбүри үтәү турында билгеләп үтелде. 

Моннан тыш, семинарда түбәндәге мәсьәләләр каралды:

- 2022 елның 10 мартында һәм 27 апрелендә «Мәгълүмат һәм ИКТ» предметы буенча компьютер формасында апробацияләр уздыру йомгаклары»;

- Төбәк мәгълүмат системасы ДЙА-9 белән эшләүнең төп аспектлары.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International