«Россия Федерациясендә дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контроль турында» 2020 елның 31 июлендәге 248-ФЗ номерлы Федераль законның 45 маддәсендәге 3 өлеше, 52 маддәсе, «Дәүләт контролен (күзәтчелеген) оештыру һәм гамәлгә ашыру үзенчәлекләре турында» Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2022 елның 10 мартындагы 336 номерлы карарының 10 пункты (Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2022 елның 24 мартындагы 448 номерлы карары редакциясендә), «Лубян урман-техник колледжы» дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе мөрәҗәгате нигезендә Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты белгечләре тарафыннан Мәгариф турында законнарда билгеләнгән мәҗбүри таләпләрне бозуларны, шул исәптән федераль дәүләт белем бирү стандартларында билгеләнгән белем бирү эшчәнлегенә лицензион таләпләрне профилактикалау максатыннан «Лубян урман-техника көллияте» дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесенә карата профилактик визит үткәрелде.
Лубян урман-техника көллиятенә профилактик визит үткәргәндә эшчәнлеккә карата куела торган мәҗбүри таләпләр, шулай ук контроль (күзәтчелек) чараларының төрләре, эчтәлеге һәм интенсивлыгы турында мәгълүмат бирелде.