Дәүләт йомгаклау аттестациясе-2022гә әзерлек буенча эшлекле киңәшмә узды

2022 елның 26 апреле, сишәмбе

2022 елның 26 апрелендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты Дәүләт йомгаклау аттестациясенең төп этабына әзерлек буенча ведомствоара киңәшмә уздырды. Киңәшмәдә Роспотребнадзор, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы, ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы, Росинкас берләшмәсенең филиалы, "Сетевая компания" АҖ, "Ростеллеком" ААҖ вәкилләре катнашты. Киңәшмәдә актуаль мәсьәләләр буенча фикер алыштылар. Укучыларның йомгаклау аттестациясен югары дәрәҗәдә уздыру һәм нәтиҗәләрнең объективлыгын тәэмин итү бурычы куелды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International