1 апрельдән балаларны беренче сыйныфка кабул итү кампаниясе старт ала, шуңа бәйле рәвештә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментында ата-аналар һәм гомуми белем бирү учреждениеләре өчен "кайнар линия" ачылды.
Беренче сыйныфка балаларны кабул итү буенча сорауларны эш көннәрендә (дүшәмбедән җомгага кадәр) 9:00 дән 18:00 сәгатькә кадәр, төшке аш 13.00 дән 14.00 сәгатькә кадәр, 8(843) 237-75-15, 8(843) 237-76-35, 8(843) 237-75-05 телефоннарына шалтыратып җаваплар алырга мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, беренче сыйныфка кабул иткәндә быел дәүләт хезмәтләре порталы аша онлайн гариза бирү мөмкинлеге барлыкка килде. Шул ук вакытта традицион ысуллар да сакланып калды. Документларны учреждениегә барып тапшырырга, шулай ук аларны мәктәпнең электрон почтасына яки почта хезмәте аша җибәрергә мөмкин.
Беренче сыйныфларга кабул итү ике этапта үткәрелә: 1 апрельдән 30 июньгә кадәр - мәктәпкә беркетелгән территориядә яшәүче, шулай ук укырга өстенлекле хокукы булган балалар өчен; 6 июльдән 5 сентябрьгә кадәр - башка районнардагы балалар өчен.
Тулырак: https://obrnadzor.tatarstan.ru/index.htm/news/2067057.htm