Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты, гражданнарның мөрәҗәгатен караганда, мәктәптә объектив бәя бирүне тәэмин итү буенча тәкъдимнәр бирде.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментына Яр Чаллы шәһәренең бер мәктәп укытучысы тарафыннан контроль эшләрне бәяләүнең объективсызлыгына шикаять килде.
Мөрәҗәгатьне караганда «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә мәктәпнең рәсми сайтында урнаштырылган документлар, мәктәпнең электрон журналы өйрәнелде, Департамент экспертларын җәлеп итеп, контроль эшләр бәясенең объективлыгына анализ ясалды.
Мөрәҗәгатьтә бәян ителгән фактлар өлешчә расланды.
«Россия Федерациясендә дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контроль турында» 248-ФЗ номерлы Федераль законның 60 маддәсендәге 2 пункты нигезендә мәктәп адресына мәҗбүри таләпләрне бозуның ярамавы турында кисәтү җибәрелде.
Департамент тарафыннан мәктәп администрациясе белән видеоконференция форматында очрашу оештырылды, аның барышында мәктәптә объектив бәя бирүне оештыру буенча тәкъдимнәр бирелде.