Татарстан Республикасында җәмәгать күзәтүчеләрен укыту башланды. Татарстан Республикасында проектның региональ координаторы А.У.Хәсәнов иҗтимагый күзәтүчеләр эшчәнлеге турында сөйләде.
Укыту кысаларында тыңлаучылар 2022 елгы норматив хокукый документлар һәм инструктив методик материаллар, БДИ уздыру тәртибе, җәмәгать күзәтүен гамәлгә ашыру буенча методик күрсәтмәләр белән таныштылар.