БДИ үткәрүнең вакытыннан алда чоры дәвам итә

2022 елның 28 марты, дүшәмбе

Татарстан Республикасында бердәм дәүләт имтиханын (БДИ) вакытыннан алда уздыру чоры дәвам итә. 28 март көнне 74 кеше Казанда һәм Яр Чаллыда математика буенча БДИ язды. 

Быел БДИ үткәрү "ковидка кадәрге" режимга әйләнеп кайтуга карамастан, профилактик чараларны үтәүгә таләпләр, шул исәптән, имтиханнарда катнашучыларны утыртканда дистанцияне саклау, хезмәткәрләрнең индивидуаль саклану чараларын куллану зарурлыгы үтәлә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International