Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты тарафыннан Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 2021 елның 22 декабрендәге под-3091/21-Д номерлы боерыгы нигезендә 2022 елның 25 мартында Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмалары җитәкчеләре өчен «Белем бирү оешмаларында укучыларны кабул иткәндә типик кыенлыкларны һәм хокук бозуларны профилактикалау» темасы буенча мәгълүмати вебинар үткәрелде.
Вебинар кысаларында 2022 елда гомуми белем бирү оешмаларына кабул итүне оештыруның норматив хокукый нигезләре, 1 нче сыйныфка “Татарстан Республикасының Электрон мәгарифе” дәүләт мәгълүмат системасында укырга кабул итү турындагы гаризалар белән эшләү үзенчәлекләре тикшерелде, сорауларга җаваплар бирелде.
Вебинар эшендә Татарстан Республикасының санлы трансформацияләү үзәгенең мәдәният, мәгариф һәм яшьләр сәясәте өлкәсендә цифрлы трансформация бүлеге җитәкчесе Габдрахманов Булат Фәнил улы һәм бүлекнең әйдәп баручы белгече Евстигнеева Аделя Рифовна катнашты.