Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты тарафыннан профилактик визит үткәрелде

2022 елның 24 марты, пәнҗешәмбе

Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты Казан шәһәре Киров районының «189 нчы номерлы күп профильле гимназия “Заман”» ГББМБУга карата профилактик визит үткәрде.

 

«Россия Федерациясендә дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контроль турында» 2020 елның 31 июлендәге 248-ФЗ номерлы Федераль законның 52 маддәсе, «Россия Федерациясендә мәгариф турында» 2012 елның 29 декабрендәге 273-ФЗ номерлы Федераль закон, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2021 елның 25 июнендәге 997 номерлы карары белән расланган Мәгариф өлкәсендә федераль дәүләт контроле (күзәтчелеге) турында нигезләмәнең 21-25 пунктлары, «Мәгариф өлкәсендә федераль дәүләт контроле (күзәтчелеге) турында нигезләмәне раслау хакында» 2022 елда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 2022 елның 11 гыйнварендәге под-8/22-Д номерлы боерыгы белән расланган 2022 елда мәҗбүри профилактик визитка тиешле контрольдә булучылар исемлеге нигезендә Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты белгечләре тарафыннан Казан шәһәренең Киров районындагы «189 нчы номерлы күп профильле гимназия “Заман”» гомуми белем биру муниципаль бюджет учреждениесенә карата мәгариф турындагы законнарда билгеләнгән мәҗбүри таләпләрне, шул исәптән белем бирү эшчәнлегенә лицензияон таләпләрне һәм федераль дәүләт белем бирү стандартларында билгеләнгән таләпләрне бозуларны профилактикалау буенча мәҗбүри профилактик визит үткәрелде.

Казан шәһәренең Киров районы «189 нчы номерлы күп профильле гимназия “Заман”» ГББМБУга карата профилактик визит үткәргәндә эшчәнлеккә карата куелган мәҗбүри таләпләр турында, шулай ук контроль (күзәтчелек) чараларының төрләре, эчтәлеге һәм интенсивлыгы турында мәгълүмат бирелде.

Профилактика визиты барышында алынган аңлатмалар киңәш характерында була, шул ук вакытта актлар төзелми һәм мәҗбүри таләпләрне бозуларны бетерү турында күрсәтмәләр бирелми.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International