2022 елның 23 мартында Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Гәрәй улы Һадиуллин «Әти-әниләр арасында БДИ тапшыру көне» Бөтенроссия акциясендә катнашты. Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы Казанның 27 нче гимназиясендә математика буенча имтихан язды.
Сынау катнашучылары имтиханның бөтен процедурасын узды. Алар теркәлү уздылар, телефоннар һәм шәхси әйберләрен тапшырдылар, металлорамка аша уздылар, аудиториядә бланклар тутырдылар, математикадан БДИда тәкъдим ителәчәк имтихан эшләрен яздылар. Бу имтиханның бер сәгатькә исәпләнгән кыскартылган варианты.
Имтихан тәмамланганнан соң Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы эшне язуда әллә ни кыенлыклар тумаганын билгеләп үтте.
Акциядә шулай ук Казан укучыларының ата-аналары, Татарстан Республикасы министрлыклары вәкилләре, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары, Казан шәһәре Башкарма комитеты вәкилләре, Татарстан Республикасының математика буенча фән комиссиясе рәисе С.А.Лившиц, иҗади интеллигенция һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре, республиканың танылган клублары “Ак Барс”, “Зенит”, “Уникс”, “Рубин” спортчылары катнашты.
БДИ нәтиҗәләре буенча әти-әниләр һәм журналистлар белән түгәрәк өстәл узды, анда С.А.Лившиц, Казан шәһәре мәгариф идарәсенең баш белгече Г.Ф.Җәләлетдинова сорауларга җаваплар бирде.