Алабуга муниципаль районы 32 нче “Садко” гомумүстерелешле балалар бакчасы муниципаль мәктәпкәчә тәрбия һәм белем бирү бюджет учреждениесенә закон таләпләрен үтәү буенча бирелгән күрсәтмәнең үтәлеше турында хәбәрнамәне карау барышында КоАПның 19.5 маддәсенең 1 өлешен бозу - дәүләт күзәтчелеген (контролен), муниципаль контрольне гамәлгә ашыручы органның (вазыйфаи затның) законлы күрсәтмәсен (карарын, карарларын) билгеләнгән срокта үтәмәү ачыкланды. Департамент хезмәткәрләре тарафыннан беркетмә төзелде, суд карары белән юридик зат административ җаваплылыкка тартылды, эшне карау йомгаклары буенча суд тарафыннан 10 000 сумлык административ штраф рәвешендә җәза билгеләнде.