Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты Бөтенроссия тикшерү эшләрен уздырганда нәтиҗәләрнең объективлыгын контрольдә тота
15 марттан Бөтенроссия тикшерү эшләрен (алга таба - ВПР) уздыру турында объектив мәгълүмат алу максаты белән мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты хезмәткәрләре тарафыннан Татарстан Республикасының аерым гомуми белем бирү оешмаларында ВПР уздыруның объективлыгын контрольдә тоту оештырыла.
Рус теле һәм математика буенча ВПР 4 - 6 сыйныфларда бәйсез күзәтүче катнашында уздырыла һәм бәйсез экспертлар тарафыннан тикшереләчәк.