Казан шәһәре Киров районының «351 нче бала үсеше үзәге - балалар бакчасы» муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем учреждениесендә планлы тикшерү вакытында РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының 2015 елның 19 ноябрендәге 1309 номерлы боерыгы белән расланган социаль инфраструктура объектларыннан һәм мәгариф өлкәсендә күрсәтелә торган хезмәтләрдән инвалидларның файдалана алуы өчен шартлар тудыру тәртибенең 3 пунктындагы «а» пунктчасы таләпләре бозылу ачыкланды. Бу тәртип бозу өчен РФ КоАПның 9.13 маддәсе буенча җаваплылык каралган. Суд карары белән мәгариф учреждениесенә 20 000 сум күләмендә административ штраф салынды.