Департамент 2022 елның 1 мартыннан дәүләт аккредитациясе турында таныклыкның чикләнмәгән вакытка гамәлдә булуын хәбәр итә

2022 елның 1 марты, сишәмбе

Департамент 2022 елның 1 мартыннан дәүләт аккредитациясе турында таныклыкның чикләнмәгән вакытка гамәлдә булуын хәбәр итә

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты «Россия Федерациясендә мәгариф турында» 2012 елның 29 декабрендәге 273-ФЗ номерлы Федераль законның 92 маддәсендәге 12 өлеше нигезендә 2022 елның 1 мартыннан дәүләт аккредитациясе турында таныклыкның чикләнмәгән вакытка гамәлдә булуын хәбәр итә. 
Агымдагы елның 1 мартына тиешле белем дәрәҗәсенә, яки  һөнәр, белгечлек һәм әзерлек юнәлешләренең берләштерелгән төркеменә караган программаларга дәүләт аккредитациясе булган очракта,  әлеге программаларга дәүләт аккредитациясе чикләнмәгән вакытта гамәлдә саналачак. Дәүләт аккредитациясе турында таныклыкны яңадан рәсмиләштерү таләп ителми.
Үзгәрешләр, дәүләт тарафыннан аккредитацияләнгән белем бирү программалары буенча мәгариф эшчәнлеген гамәлгә ашыручы оешмалар реестрына https://obrnadzor.tatarstan.ru/reestracr.html сылтамасы буенча кертеләчәк

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International