Казанның 187 нче лицеенда ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин катнашында «Ата-аналар белән бергә ТДИ һәм БДИ тапшырабыз» акциясе узды.

2026 елның 1 апреле, чәршәмбе

Быел акциягә 9 нчы һәм 11 нче сыйныф укучылары әти-әниләре белән кушылды. Алар математикадан биремнәр башкардылар.

Имтихан эше — кыскартылган вариантта тәкъдим ителде, 1 сәгатькә исәпләнгән иде, әмма математика буенча чын ТДИ һәм БДИга охшаш биремнәрне үз эченә алды. Математика очраклы гына сайланмаган: ул аттестат алу өчен ике мәҗбүри фәннең берсе.

Катнашучылар имтиханның барлык этапларын үттеләр: теркәлү; телефон һәм шәхси әйберләрне тапшыру; имтихан алды контроле; бланкларны тутыру.

Акция чыгарылыш укучыларына һәм аларның ата-аналарына имтиханнарга әзерлек белән бәйле артык психологик киеренкелекне бетерергә, җәмәгатьчелекне имтихан процедурасы белән яхшырак таныштырырга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International