2022 елның 24 февралендә министр урынбасары - мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Р.Г.Мөҗипов ГИА уздырганда җәмәгатьчелек күзәтүе буенча
- Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты;
- Казан дәүләт энергетика университеты;
- Казан дәүләт аграр университеты;
- Н.Э. Бауман ис. Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе;
- В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты (ИЭУП);
- «ТИСБИ» идарә университеты;
- Казан милли тикшеренү технология университеты вәкилләре белән фикер алышты.
Рәмис Гаптрисович катнашучыларны РСМ гамәлгә ашыра торган проектлар белән таныштырды һәм ГИА-2022 үткәрү үзенчәлекләре, иҗтимагый күзәтүченең функцияләре турында сөйләде.
Киңәшмәдә шулай ук Департамент җитәкчесе урынбасары С.Н.Захарова, аналитик, мәгълүмати һәм оештыру тәэминаты бүлеге җитәкчесе Л.И.Саубанова, федераль иҗтимагый күзәтүчеләр координаторы А.У.Хәсәнов катнашты.