Департамент мәгариф оешмаларында планлы тикшерүләр үткәрә. 

2022 елның 21 феврале, дүшәмбе

2022 елның 21 февраленнән 28 февраленә кадәр «Россия Федерациясендә дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контроль турында» 2020 елның 31 июлендәге 248-ФЗ номерлы Федераль законның 57 маддәсеннең 1 өлеше 2 пункты нигезендә һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 2022 елның 23 ноябрендәге под-1518/21 номерлы боерыгы белән расланган 2022 елга Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан планлы тикшерүләр үткәрү планын үтәү белән бәйле рәвештә, мәгариф өлкәсендә федераль дәүләт контроле (күзәтчелек) кысаларында белем бирү оешмаларында планлы тикшерүләр уздырыла:

- Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе - Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы Иске Җөри урта гомумбелем бирү мәктәбе;

- «Казан төзелеш, архитектура һәм шәһәр хуҗалыгы көллияте» дәүләт автоном һөнәри белем учреждениесе.

Департаментның контроль-күзәтчелек эшчәнлеге идарәсе хезмәткәрләреннән тыш тикшерүләрдә 14 тан артык аттестация узган эксперт катнаша.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International