Департамент җитәкчесе һәм белем бирү эшчәнлеген лицензияләү бүлеге башлыгы киңәшмәдә катнаштылар
ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары - мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Мөҗипов Рәмис Гаптрәис улы һәм белем бирү эшчәнлеген лицензияләү бүлеге башлыгы Гаязова Лилия Рәхимулла кызы 2021 елның 18 февралендә видео-конференц-элемтә форматында узган киңәшмәдә катнаштылар. Киңәшмә Россия Мәгариф министрлыгының Инфраструктураны үстерү департаменты директоры вазыйфаларын вакытлыча башкаручы И.В. Шварцман рәислегендә 2021 елда Россия Федерациясе субъектлары тарафыннан «Мәгариф» милли проектының «Заманча мәктәп» федераль проекты кысаларында төзелгән белем бирү оешмаларына лицензия алу турында фикер алышу, шулай ук 2022 елда тиешле бюджетара трансфертларны үзләштерү кассалары турында фикер алышу максатында узды.