Департамент планлы тикшерүләр уздыра

2022 елның 16 феврале, чәршәмбе

2022 елның 14 февраленнән 18 февраленә кадәр «Россия Федерациясендә дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контроль турында» 2020 елның 31 июлендәге 248-ФЗ номерлы Федераль законның 57 маддәсеннең 1 өлеше 2 пункты нигезендә һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 2022 елның 23 ноябрендәге под-1518/21 номерлы боерыгы белән расланган 2022 елга Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан планлы тикшерүләр үткәрү планын үтәү белән бәйле рәвештә, мәгариф өлкәсендә федераль дәүләт контроле (күзәтчелек) кысаларында Яр Чаллы шәһәре гомуми белем бирү оешмаларында планлы тикшерүләр уздырыла:

- «43 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе;

- «Пушкин исемендәге 78 пролицей» гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе;

- Яр Чаллы шәһәре «17 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль автономияле гомуми белем бирү учреждениесе;

- «Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен 87 нче Яр Чаллы мәктәбе» дәүләт бюджет гомуми белем учреждениесе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International