Белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыруга лицензияләрнең гамәлдә булуын туктату турында

2022 елның 15 феврале, сишәмбе

«Эшчәнлекнең аерым төрләрен лицензияләү турында» 2011 елның 4 маендагы 99-ФЗ номерлы Федераль законның 20 маддәсе 13 өлешенең 3 пункты һәм юридик затларның Бердәм дәүләт реестрыннан белешмәләр нигезендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты тарафыннан бирелгән белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыруга лицензияләрнең гамәлдә булуы туктатылды:
1. «Хәләл сертификациясе һәм стандартлаштыру буенча Евразия ислам үзәге» өстәмә һөнәри белем бирүне оештыру» коммерцияле булмаган партнерлык;
2. «Тимер Ат - Железный Конь» өстәмә һөнәри белем бирү үзәге» коммерциягә карамаган автоном оешмасы;
3. «Бизнес-үзәк» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте;
4. Колмакчы авылы «Лебедушка» балалар бакчасы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе; 
5. Липецк шәһәренең «Гигиена белем бирүнең укыту-консультатив үзәге» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте;
6. «Фиеста» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте;
7. «Мәгариф техник үзәге» хосусый мәгариф учреждениесе;
8. «Татарстан Республикасы Буа шәһәренең кичке (сменалы) гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль гомуми белем бирү учреждениесе.

https://obrnadzor.tatarstan.ru/rus/file/pub/pub_3132794.pdf

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International