10 февральдә Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин видеоконференц-элемтә режимында мәгариф системасын үстерүнең аеруча актуаль мәсьәләләре буенча оператив республика киңәшмәсе үткәрде. Киңәшмәдә муниципаль мәгариф идарәсе җитәкчеләре катнашты.
Министрның беренче урынбасары Андрей Поминов үз чыгышында educont.ru цифрлы белем бирү платформасын куллануның төп юнәлешләре һәм үзенчәлекләре турында сөйләде. Ул ВКСта катнашучыларны әлеге платформага тоташтыру тәртибе, республика белем бирү оешмаларын платформага тоташтыру буенча агымдагы статистик мәгълүматлар, платформада верифицирлаштырылган цифрлы белем бирү контентын тәэмин итүчеләр исемлеген киңәйтү планнары, проект кысаларында Иннополис Университетының өстәмә һөнәри белем бирү программалары буенча бушлай белем алу мөмкинлекләре белән таныштырды.
Министр урынбасары - мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Рәмис Мөҗипов бәяләү процедураларын үткәрүнең объективлыгын тәэмин итү буенча хәбәр итте.
Моннан тыш, Рәмис Мөҗипов быел БДИны гадәти форматта үткәрү планлаштырылуын искәртте, әмма шул ук вакытта чираттагы үзгәрешләр дә барлыкка киләчәк. Контроль-үлчәү материалларында мәгълүматны анализлау, шулай ук төрле ысуллар белән чишү күздә тотыла торган биремнәр күбрәк булачак.
"Бу узган еллардагы имтиханнарның нәтиҗәләре өйрәнелү һәм анализлану белән бәйле. КИМ биремнәрен барлык кисәтүләрне исәпкә алып камилләштерәләр", - дип билгеләде ул.
Федераль белем бирү проектларын гамәлгә ашыруда республика педагогика хезмәткәрләренең ни дәрәҗәдә актив катнашуы турында үз чыгышында өстәмә белем бирүне үстерү бүлеге башлыгы Роза Шәяхмәтова сөйләде. Агымдагы елның февраль-апрель айларында яңартылган ФГОС башлангыч гомуми белем бирү һәм төп гомуми белем бирү таләпләрен гамәлгә ашыру, шулай ук мәктәп укучыларының функциональ грамоталыгын булдыру һәм үстерү мәсьәләләре буенча Россия Мәгариф министрлыгы Академиясе программаларын гамәлгә ашыруда муниципаль методик хезмәтләр методистларының һәм республика укытучыларының катнашуы планлаштырыла. Программалар электрон белем бирү, читтән торып белем бирү технологияләрен кулланып гамәлгә ашырыла.
Киңәшмәгә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин йомгак ясады. Үзенең йомгаклау сүзендә ул муниципаль районнарга бәяләү процедураларын уздыруның объективлык мониторингы күрсәткечләрен өйрәнергә һәм аларны үтәү чараларын күрергә кирәклегенә игътибар итте.