9 февральдә Мәгариф һәм фән министры урынбасары – мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Мөҗипов Рәмис Гаптрәис улы “Урта һөнәри белем бирү өлкәсендә дәүләт аккредитациясенең яңа кагыйдәләре” темасына уздырылган түгәрәк өстәлдә “Урта һөнәри белем бирү оешмаларының хокукый һәм комплеанс куркынычлары: мониторинг һәм идарә итү” дигән чыгыш ясады.
Түгәрәк өстәлдә түбәндәге мәсьәләләр буенча да фикер алышынды:
1. Урта һөнәри белем бирү оешмаларының хокукый куркынычлары.
2. Урта һөнәри белем бирү оешмаларының комплеанс куркынычлары.
3. Урта һөнәри белем бирү өлкәсендә дәүләт аккредитациясенең яңа кагыйдәләре.
4. Урта һөнәри белем бирү оешмаларының коррупциягә каршы финанс комплаенсы.
Түгәрәк өстәлдә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы җитәкчеләре һәм белгечләре, Татарстан Республикасы прокуратурасы, Роспотребнадзор идарәсе вәкилләре, КФУның хокук факультеты укытучылары, Татарстан Республикасының урта һөнәри белем бирү оешмалары җитәкчеләре катнашты.