Департамент планлы тикшерүләр үткәрә

2022 елның 8 феврале, сишәмбе

2022 елның 7 февраленнән 11 февраленә кадәр «Россия Федерациясендә дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контроль турында» 2020 елның 31 июлендәге 248-ФЗ номерлы Федераль законның 57 маддәсенең 1 өлешендәге 2 пункты нигезендә һәм мәгариф өлкәсендә федераль дәүләт контроле (күзәтчелек) кысаларында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 2021 елның 23 ноябрендәге под-1518/21 боерыгы белән расланган 2022 елга Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы планлы тикшерүләрне уздыру планы буенча:
-    Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районы «Яңа Чишмә башлангыч мәктәп-балалар бакчасы» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесендә;
-    «Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районы Тубылгы Тау төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесендә;
-    «Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районы   Петропавловка төп гомуми белем  мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесендә;
-    Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы «М.И.Абдрахманов исемендәге Яңа Ибрай урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесендә планлы тикшерүләр уздырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International