Департамент муниципаль бәяләү процедураларын үткәрүне раслый.

2022 елның 12 гыйнвары, чәршәмбе

Гомуми белем бирү оешмаларында контроль һәм тикшерү эшләре санын кыскарту турындагы Россия Федерациясе Дәүләт Советы Президиумының 2021 елның 25 августындагы утырышы йомгаклары буенча Россия Федерациясе Президентының 2021 елның 24 сентябрендәге ПР-1808ГС номерлы йөкләмәсендәге 4 пунктның а) пунктча нигезендә, белем бирү сыйфатын мониторинглау бурычларының методик нигезләнгән режимын тәэмин итүне исәпкә алып, Департамент муниципаль бәяләү процедураларын үткәрүне раслый.
Килешүләр видеоконференц формасында уза. 
11 гыйнварда Р.Г. Мөҗипов Азнакай, Лаеш, Лениногорск, Минзәлә һәм Балык Бистәсе муниципаль районнары җитәкчеләре белән әңгәмәләр үткәрде.

ВКС барышында мәктәпләрдә контроль эшләр санын кыскарту, шулай ук БДИ, ТДИ форматында күнегүләр үткәрү вакытында куркынычсызлык буенча бөтен таләпләрне үтәү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International