Департамент планлы тикшерү үткәрә.
Департамент Казан шәһәренең Совет районы белем бирү оешмасына планлы тикшерү үткәрә.
2021 елның 6 декабреннән 10 декабренә кадәр мәгариф өлкәсендә федераль дәүләт контроле (күзәтчелек) кысаларында Казан шәһәре Совет районының «183 нче гимназия» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесенә планлы тикшерү уздырыла. Департаментның контроль-күзәтчелек эшчәнлеге идарәсе хезмәткәрләреннән тыш тикшерүләрдә 10 аттестацияләнгән эксперт катнаша.