Актив хезмәттәшлек итәргә кирәк

2021 елның 30 ноябре, сишәмбе

2021 елның 29 ноябрендә Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган чаралар кысаларында мәгариф өлкәсендә коррупцион хокук бозуларны профилактикалау мәсьәләләре һәм «2015-2024 елларга Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру» дәүләт программасын гамәлгә ашыру буенча массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен оештырылган брифинг булды.
Брифингта Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары – мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Р.Г.Мөҗипов катнашты. Рәмис Гаптрәис улы Министрлыкның 2018 елның 24 августындагы под-1242/18 номерлы боерыгы белән расланган 2018-2022 елларга Коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру буенча ведомство программасының үтәлеше, мәгариф оешмаларында хокукка каршы тору модельләрен үстерүне булдырмау чаралары, Татарстан Республикасы мәгариф оешмаларында коррупциягә каршы агарту системасы турында хәбәр итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International