Министр урынбасары – Департамент җитәкчесе Мөҗипов Р.Г. укыту-методик җыеннарда катнашты

2021 елның 26 ноябре, җомга

2021 елның 26 ноябрендә министр урынбасары – Департамент җитәкчесе Мөҗипов Р.Г. «Татарстан Республикасы армиясенә, авиациясенә һәм флотына (ДОСААФ) ирекле ярдәм күрсәтү җәмгыяте» төбәк иҗтимагый-дәүләт берләшмәсендә узган укыту-методик җыеннарда чыгыш ясады. 

Рәмис Гаптраисович үз чыгышында лицензия таләпләрен аңлатты, ДОСААФ учреждениеләренең белем бирү эшчәнлегенә мониторинг ясаганда ачыкланган җитешсезлекләрне билгеләде һәм аларны бетерү буенча тәкъдимнәр бирде.

Җыеннарда шулай ук «Татарстан Республикасы армиясенә, авиациясенә һәм флотына (ДОСААФ) теләктәшлек җәмгыяте» төбәк иҗтимагый-дәүләт берләшмәсе идарәсе рәисе Старостин С.П., Татарстан Республикасының хәрби автомобиль инспекциясе башлыгы Илларионов В.А., ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы ЮХИДИ идарәсенең техник күзәтчелек һәм теркәү-имтихан алу эшләре бүлеге башлыгы урынбасары Корнилов А.В. һәм башкалар катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International