Гомуми белем бирү оешмаларында контроль һәм тикшерү эшләренең санын киметү мәсьәләсен өйрәнү кысаларында, методик яктан белемнәрне контрольдә тоту режимын һәм белем бирү сыйфатын мониторинглау актуальлеген исәпкә алып, мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты 2021 елның 17 ноябрендә «Мәктәптә контроль эш: теория һәм практика» темасы буенча түгәрәк өстәл оештырды.
Чарада Казан шәһәре мәктәпләре директорлары катнашты, алар үз позицияләрен белдерделәр. Бу мәсьәләдә республиканың позициясен формалаштырганда директорларның фикере исәпкә алыначак. Катнашуыгыз өчен рәхмәт белдерәбез.