Мәктәп административ җаваплылыкка тартылды

2021 елның 15 ноябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы «Кызыл Чапчак төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе тарафыннан бирелгән күрсәтмәнең үтәлеше турында хәбәрнамәне карау барышында, РФ КоАП 19.5 маддәсенең 1 өлешенбозу – дәүләт күзәтчелеген (контролен), муниципаль контрольне гамәлгә ашыручы органның (вазыйфаи затның) закон бозуларны бетерү турында законлы күрсәтмәсен (карарларын) билгеләнгән срокта үтәмәү ачыкланды. Департамент хезмәткәрләре беркетмә төзеде һәм суд карары белән юридик зат административ җаваплылыкка тартылды, 10 000 сум күләмендә административ штраф салынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International